30 августта, Республика Көнен бәйрәм итү кысаларында, Кама елгасы яр буендагы Балык бистәсендә «Авыл көне»бәйрәме узды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре бу чарада катнаштылар. «Безнең йорт – Татарстан» фотозонасын оештырдык, аның фонында теләгән һәркем фотога төшә алды. Шулай ук якташ язучыларыбызга багышланган «Алар безнең районның йөзен бизәп торалар» дигән китап күргәзмәсе дә ясалды.