2018 елның 18 декабрендә Район мәдәният йортында гаилә бәйрәме узды. Бәйрәмдә 55 ел бергә гомер иткән Тулуш авылыннан Габдрахмановлар һәм Балык Бистәсеннән Хусановлар гаиләсен, 50 ел бергә яшәгән Балык Бистәсеннән Пичкасовлар гаиләсен тәбрикләделәр. Ана капиталы сертификаты Тулуш авылыннан Каримовлар, Балык Бистәсеннән Никитин һәм Фарзекаевлар гаиләләренә тапшырылды. Шулай ук 4-5 бала тәрбияләп үстерүче Балык Бистәсеннән Иминов һәм Замалиев гаиләләре дә бүләкләнделәр. Яна Арыш авлыннан укытучылар гаиләсе - Набиуллиннарны, Каз Чаллы авылыннан иҗади гаилә – Новиковларны да тантаналы төстә тэбрикләделәр.