Әйләнә тирәбезне саклау максатыннан төзелгән Республикакүләм #ЭКОВЕСНА 2019 акциясендә безнең мәктәп укучылары бик теләп катнашалар. Алар технология дәресләреннән укытучылары белән төрле яшелчәләр, чәчәкләр утыртып, аларны карап, су сибеп торалар. Әтиләр советы белән берлектә балалар сыерчыкларга оялар ясап, бергәләп агачларга элделәр.