2019 елның 11 апрелендә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм узды. Бәйрәмдә алдынгы мәдәният хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең, Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталары, “Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының социаль-мәдәни өлкә бүлеге» рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы һәм Балык Бистәсе муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләре профсоюзларының Мактау грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.