Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохитне саклау проблемаларына карата кызыксынуны үстерү максатыннан 2019 елның 8-15 апрелендә Белем бирү оешмаларында экология атналыгы үткәрелде. Атна кысаларында класс сәгатьләре, викториналар, рәсемнәр конкурсы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән очрашу үткәрелде.