20 апрель көнне Олы Елга мәктәбендә, экология айлыгы кысаларында, мәктәп территориясен җыештыру оештырылды. Мәктәп янын җыештыру буенча өмәдә 5-8 нче һәм 10 нчы сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре катнашты. Укучылар һәм укытучылар бик тырышып эшләделәр.
2019 елның 22 апреле, дүшәмбе