Фәтхрахман Әхмәдиев фестивале кайтавазы Балык Бистәбезнең талантлы егете, онытылмаслык аһәң, эз калдырган Фәтхрахман Әхмәдиев исемендәге фестиваль районыбызда инде 30 елдан артык уздырыла. Районыбызның талантларын барлау нияте белән башланган әлеге фестиваль бүгенге көндә киң колачын җәеп, бәлки, сәхнәгә чыгарга “оялып” йөргәннәргә бер этәргеч тә булып торадыр. Фестивальне гамәлгә куеп, бүгенге көнгә кадәр җитәкләп килүче район мәдәният йорты хезмәткәре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова бүгенге иртәсен Казан шәһәрендә урнашкан “Тәртип” радиосында башлады. “Тәртип” радиосы дулкынында барган “Фәтхрахман Әхмәдиев атналыгы” тапшыруында әлеге фестивалебез турында уртаклашты ул.