2023 елның 12 декабрендә Россия Федерациясе Конституциясенә 30 ел тулды. Бу инде безнең дәүләт тарихында бишенче Конституция. Ә ул элеккегеләреннән 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирү юлы белән кабул ителүе белән аерылып тора. Балык Бистәсе үзәк китапханәсенең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештырган Агро – техник техникум студентлары белән очрашу шушы юбилей датасына багышланды. Балалар белән «Мин – Россия гражданы»дигән танып белү – интеллектуаль уен үткәрделәр.
2023 елның 12 декабре, сишәмбе