Бөек Җиңүнең 75еллыгы алдыннан 3нче сентябрьдән 7нче сентябрьгә кадәр мәктәптә авыл китапханәчесе УгароваТ.В. белән берлектә 1-9сыйныфларда Җиңү дәресләре үткәрелде. Укучылар сугыш батырлары ,ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, якташларыбызның сугышта күрсәткән батырлыклары турында мәгьлүматлар алдылар.Укучылар кәгазьдән тынычлык күгәрченнәре ясадылар. Соңыннан “Җиңүнең таныш йөзләре" стенды янында истәлеккә фотога төштеләр. Башлангыч сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышы турында әдәби әсәрләр укыдылар, шул чор балалары язмышы турында сөйләштеләр.