Корноухово авыл мәдәният йорты.Ел саен 21 нче сентябрь илебездә Халыкара тынычлык көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан 20 нче сентябрь көнне Корноухово мәдәният йорты хезмәткәрләре “Теремкәй” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен “Булсын һәрчак тынычлык” дип исемләнгән чара үткәрделәр. Тынычлык символы булган күгәрченнәрне ясаганда балаларга япон кызы Сасаки Садако турындагы легенда бәян ителде.

2019 елның 20 сентябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International