Ямаш авыл мәдәният йорты китапханә, төп белем бирү мәктәбе һәм авыл җирлеге белән берлектә халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Сезгә тиеш әле бик күп назлар» исемле әдәби кичә узды. Кичәгә шулай ук колхозда үз эшчәнлекләрен куйган авылдашлар да чакырылды, трактористлар, сыер савучылар, бозалар караучылар. Аларны барысын да Халыкара өлкәннәр һәм Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көне белән котлап, укучылар зур, онытылмаслык концерт прогрограммасын тәкъдим иттеләр.