Күгәрчен авылы китапханәчеләре мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә 2024 ел – Россиядә Гаилә елы уңаеннан Ватан сакчылары көненә багышланган “Бәйрәм итә: әтиләрнең затлылары, егетләрнең асыллары” дип исемләнгән бәйге-кичә үткәрделәр. Бәйгедә әтиләр һәм егетләр командалары көч сынашты. Араларында әтиле-уллы катнашучылар да берничә иде. Солдат тормышын, гаилә мәшәкатьләрен тасвирлаган һәм җитезлекне, игътибарлылыкны, тәвәкәллелекне тикшерә торган конкурслар оештырылды. Һәр команда да биремнәрне тиешенчә башкарып, һәрберсенә җаваплы карап бәйгене югары дәрәҗәдә үткәрергә бик зур ярдәм иттеләр. Сайлап куелган жюри әгъзалары тарафыннан тиешенчә бәя куелды. 1 баллга гына егетләр командасы алга чыгып җиңү яуладылар. Һәрберсенә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйге командаларны ял иттерү максатыннан музыкаль номерлар белән үрелеп барды. Бу бәйрәмне каташучыларыбыз да, килгән авыл халкы да күтәренке кәеф белән төгәлләде.