17 март көнне Иванай авылы клубы янында Май чабу бәйрәме булды. Иң элек, матур итеп бизәлгән атка утырып "Авыл көе" hәм башка керәшен җырларын җырлап авылыбызны әйләндек. Аннан авылыбызның уңган түтиләре пешереп килгән тәмле коймактан авыз итеп, самавырдан кайнар чәй эчтек. Кызыклы уеннар, җырлар, биюләр бәйрәмебезгә ямь өстәде. Соңыннан теләкләр теләп карачкыны яндырдык. Май чабу бәйрәме авыл халкына күңелле, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте
2024 елның 17 марты, якшәмбе