Өлкәннәр декадасы кысаларында, район мәдәният йортында «Калинушка» рус халык ветераннар хорының юбилей концерты булды. Концертта «Кама таңнары» халык вокаль ансамбле, «Кама таңнары» үрнәк балалар хореография коллективы, «Россияочка» халык вокаль ансамбле, балалар сәнгать мәктәбе, өлкәннәр арасында аерым үзешчән сәнгать башкаручылар катнашты. Концертта Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Фирдания Гомәр кызы коллективка район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.