Ямаш авылы мәдәният йортында “Көзге моңнар” дип исемләнгән иҗат сезонын ачып җибәрүгә багышланган концерт куелды. Бәйрәм 7 мәдәният йорты хезмәткәрләре тырышлыгы белән оештырылды. Алар, Бирдебәк авыл клубы, Ямаш авылы мәдәният йорты, Кызыл Йолдыз авылы клубы, Тәберде Чаллысы мәдәният йорты, Казаклар Чаллысы авылы мәдәният йорты, Таулар авыл клубы һәм Шеморбаш авылы мәдәният йорты.