Корноухово авыл мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган "Әни исеменнән фәрештә" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. "Рябинушка" вокаль коллективы, "Сәйлән" театр коллективы, "Муза", "Вдохновение" нәфис сүз яратучылар клубы, "Молоток"бию коллективы чыгышы һәркемгә ошады. Тамашачылар җырлады да, биеде дә, чыгыш ясаучылар белән елады да. Безнең чараларның иң актив һәм даими тамашачысына истәлекле бүләкләр тапшырылды , алар спонсор Григорий Гумашян ярдәме белән әзерләнгән иде.