Бәтке мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган «Әни исеме-иң кадерлесе» дип исемләнгән ял кичәсе булып узды. Бәйрәм уңаеннан, кадерле әниләребезне, әбиләребезне Әниләр көне белән котладылар. Кичәне «мин ничек әни булдым» дигән хатирәләр белән дәвам иттеләр, табышмакларга җавап бирделәр, Морозова Евдокия әниләр хөрмәтенә язылган авторлык шигырен укыды. Аннан соң уеннар һәм биюләр үткәрелде.

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International