Корноухово мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан “Һич онытмый сезне исәннәр...” дип исемләнгән хәтер кичәсе үткәрелде. Әлеге чара “Ленинград блокадасы балалары” дип исемләнгән дкументаль фильм карау максаты белән оештырылды. Әлеге кичәгә авылдашлар белән беррәттән, Корноухово картлар йортында тәрбияләнүче өлкән буын да чакырулы иде. Шул чор балаларының истәлекләренә нигезләнеп төшерелгән фильм, 1941 нче елгы сугыш ачысын бар тулылыгы белән яктырта кебек. Ачлыктан, салкыннан, чарасызлыктан нишләргә белмәгән халыкны ул елларда изгелек һәм кешеләрнең бе – берләренә карата булган яхшы мөнәсәбәт, кешелеклелек сыйфатлары коткарып кала. Юкка гына “Кем ярдәмгә мохтаҗ, шуңа ярдәм ит!” дигән шигарь белән яшәмиләр инде. Ә инде үлем белән күзгә – күз очрашканнарның соңгы сулышларын алганда әйтелгән сүзләре дә бер була. “Дәвам итегез! Бирешмәгез! Ленинградны дошман кулына бирмәгез!”.