"Теремкәй" балалар бакчасына йөрүче сабыйлар белән Кыш Бабай һәм Кар Кызын озын ерак юлга озаттык бүген. Кышкы бураннарга ияреп китәр алдыннан нәни дусларын янына сугылып, бәйрәм итмичә булдыра алмады алар. Сабыйларга кушылып җырладылар, биеделәр. Капчыктагы бүләкләрен өләшеп, балаларга, тәрбиячеләргә матур теләкләр теләп, юлга кузгалдылар.

2020 елның 31 гыйнвары, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International