ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

22 фото
5 июнь көнне Полянка китапханә-ял итү үзәгендә Гаилә елы кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаилә - тормышның тылсымлы символы» исемле әдәби -музыкаль кичәсе узды. Кичәнең хөрмәтле кунаклары – Вафина Айгөл Камил кызы - Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, Кәримуллина Лилия Венер кызы – Балык Бистәсе муниципаль районы Мәдәният һәм социаль сфера бүлеге җитәкчесе, Мәхмүтова Иделия Мәннан кызы -Балык Бистәсе районы буенча Мөслимәләр берлеге җитәкчесе, Сираев Рафил Авзал улы - Полянка авыл җирлеге башлыгы, «Полянские посиделки» клубы әгъзалары һәм ГТРК «Татарстан»нан иҗат төркеме. Чарада юбилярлар, күп балалы гаиләләр - Захаровлар, Хәсәновлар һәм Гайнетдиновлар гаиләләрен хөрмәтләделәр. Бәйрәм чарасы һәр гаилә белән танышу, гаилә тормышының җылы хатирәләре турында күңелле әңгәмә белән үрелеп барды. Чараны ГТРК «Татарстан» иҗат төркеме видеога төшереп торды.
2024 елның 8 июле
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International