Кече Атмас авыл мәдәният йортында Донбасста сугыш корбаннары балаларны искә алу көне алдыннан «Донбасс балаларын хәтерлибез»дигән патриотик акция узды. Чарада катнашучылар хәрби конфликт вакытында балалар үлеме белән бәйле кайгылы вакыйгалар, "фәрештәләр аллеясы"мемориаль комплексы турында белделәр. Сугыш алып киткән кешеләргә карата кызгану һәм кайгыру хисләрен белдереп, беркемне дә битараф калдырмаган видеосюжет карадык. Донбассның һәлак булган балаларын искә алу йөзеннән шәмнәр кабыздылар һәм һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе