Халыклар бердәмлеге көне кысаларында Кече Атмас авылы мәдәният йортында «Без бергә, без бердәм» дигән викторина үткәрелде . Чара барышында балалар бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Балалар илебезнең никадәр бөек, матур һәм ресурсларга бай булуын белделәр. Россиянең тарихи үткәне турында белдек, дәүләт символлары турындагы белемнәрне ныгыттык. Балалар илебездә яшәүче халыклар, милли киемнәр, гореф-гадәтләр, уеннар белән таныштылар. Ачыклаганча, Россиянең көче төрле милләт кешеләренең илдә дус яшәвендә, һәм алар барысы да үз Ватаннарын - Россияне бертигез яраталар.