22 ноябрь көнне, «Әниләр көне» алдыннан, Үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 1 нче гимназиянең 9 А сыйныфы укучылары белән «шигърияттә әни образы»дигән әдәби – музыкаль сәгать үткәрделәр. Балалар шагыйрьләр, язучылар, рәссамнар иҗатында ана булу темасы белән таныштылар. Чарада иң яраткан хатын — кыз-әниләребезне данлаучы шигырьләр, җырлар, иң ягымлы, иң назлы сүзләр яңгырады.

2024 елның 22 ноябре, җомга
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International