Захарова Лида Тимофеевна, Кызыл-Йолдыз лесхозы. Лида Тимофеевна 1955 нче елның 15 сентябрендә К.Йолдыз поселогында Трофимовлар гаиләсендә доньяга килә. 1972 нче елдан алып 2012 нче елга хәтлек Кызыл-Йолдыз лесхозында эшли. Башта рядовой бухгалтер итеп эшен башлап җибәргән булса, 1984 нче елдан баш бухгалтер вазыйфасын ышанып тапшыралар аңа. 40 елга якын эш дәверендә төрле вакытлар була, бар да җиңел генә бирелми, авырлыклар да очрап тора. Ләкин яшьлектән эшен яратып башкарганга күрә ул бик күп уңышларга ирешә. Эшен бик яратып . урынына җиткереп эшли ул. Бухгалтерияда алар 5 хатын-кыз эшләгәннәр. “Беребез белән беребез бик тату эшләдек, һәрбер кушкан эшемне төгэллек белән эшлэделэр коллегаларым”,- ди ул.