Ел саен 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкәннәр ункөнлеге билгеләп үтелә. Шуңа бәйле рәвештә, Яңа Арыш авылы китапханәсе мөдире Рәзилә Мөхәммәтрахимова, мәдәният йорты директоры Гөлүзә Ситдикова белән өлкәннәр өчен ял кичәсе үткәрделәр. Бу бәйрәм иганәчеләр ярдәме белән оештырылды. Бәйрәмгә авылның өлкән кешеләре чакырылган иде. Чарада Коръән аятьләре, догалар, мөнәҗәтләр укылды. Соңыннан бәйрәм чарасы чәй табыны артында дәвам итте.