ИлдарТаҗетдиновның Корбан бәйрәме уңаеннан район халкына Мөрәҗәгате

2019 елның 9 августы, җомга

Хөрмәтле районыбыз мөселманнары!

Чын йөрәктән  сезне изге Корбан бәйрәме белән котлыйм!

Бүген   бөтен дөнья  күләмендә  миллионлаган мөселманнар,хаҗ кылып һәм  йолу корбаны китереп,барлык адәм  кавеменә биргән иксез-чиксез  шәфкать-мәрхәмәте өчен тантаналы төстә Аллаһны данлыйлар.

Корбан  гаете  ул –  игелекле эшләр һәм изге гамәлләр, тынычлыкка һәм бердәмлеккә  өндәү  бәйрәме.  Иманлы һәр кешенең җанын бу көннәрдә мохтаҗларга ярдәм итү, миһербан-мәрхәмәт күрсәтү, ата-анага, өлкәннәргә хөрмәтле һәм илтифатлы булу хисләре били, киләчәккә якты өметләр тагын да арта төшә.Без Исламга һәм башка традицион диннәргә хас булган рәхим-шәфкать, гаделлек идеаллары һәр кешенең  күңел түрендә урын алыр, мәгънәсез дошманлыкка һәм  җан кыюга китерүче  низагларга чик куелыр дип ихластан ышанабыз.

Корбан бәйрәме әхлакый  камилләшүгә  яңа мөмкинлекләр ача, яшәү дәртен, гаиләләребез һәм халкыбыз язмышы өчен җаваплылык хисен көчәйтә. Бәйрәм ямьле, шатлыклы, матур хис-тойгыларга  бай булсын!

Кадерле балыкбистәлеләр, сезгә  ихластан Аллаһның рәхим-шәфкатен, тынычлык, бәхет, муллык, уңышлар телим!

Балык Бистәсе муниципаль районы Башлыгы                                               И.Р.Таҗетдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International