Район үзәге: Балык Бистәсе поселогы
Территориясе: 2041,4 кв.км
Халык саны: 23 892 кеше
Муниципаль берәмлек башлыгы:
422650 Татарстан Республикасы, Балык Бистәсе штп, Ленин урамы,48
Тел: (8-84361) 2-25-20, 2-21-13; факс: (8-84361) 2-30-12
E-mail: baiyk-bistage@tatar.ru
Районның тасвирламасы
Балык Бистәсе районы 1927 елның 14 февралендә оештырыла. Район территориясе 1920 елга кадәр Лаеш өязендә, ә 1920 елдан 1927 елга кадәр Лаеш кантонында була. 1959 елның 26 мартында Балык Бистәсе районы составына бетерелгән Кызыл Йолдыз районы территориясенең бер өлеше кертелә (район үзәге Котлы Бөкәш авылында була). 1963 елның 4 гыйнварында район бетерелә, аның территориясенең бер өлеше Мамадыш районы составына, ә икенче өлеше Питрәч районына керә. 1965 елның 12 гыйнварында Балык Бистәсе районы яңадан оештырыла.
Балык Бистәсе муниципаль районы Татарстан Республикасының үзәк өлешендә урнашкан. Район көнбатыштан Лаеш, төньяк-көнбатыштан Питрәч һәм Теләче районнары, төньяктан Саба, көнчыгыштан Мамадыш районнары белән чиктәш. Район территориясе буенча Казан – Яр Чаллы, Казан – Оренбург трассалары уза. Район территориясендә Кама елгасы ага. Бәтке, Әшнәк һәм Шомбыт кебек кече елгалар Кама елгасына коя.
Район территориясе 2041,4 км2 били, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр мәйданы – 1189,10 км2. Район территориясендә 1 шәһәр һәм 26 авыл җирлеге урнашкан. Районда барлыгы 77 торак пункт бар. 2024 ел башына район халкының гомуми саны 23892 кеше тәшкил иткән,аларның 55,1% ы хезмәт яшендәге халык, 31,5% ы -хезмәт яшеннән өлкәнрәк һәм 13,4% ы - балалар. Милли состав: 79,2% - татарлар, 19,8% - руслар һәм 1% - башка милләт вәкилләре.
Административ үзәге- Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы, ул 2004 елда авыл категориясеннән күчерелде. Районның административ үзәге Татарстан Республикасы башкаласы Казаннан 92 км ераклыкта урнашкан.
Сәнәгать
Районда сәнәгать эшчәнлеген түбәндәге предприятиеләр алып бара: «Русский Мрамор» АПК» АҖ, «Кама плюс» КҖ, «Круг» ҖЧҖ, «Теплоэнергосервис» МУП, «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ, «Кишер» ҖЧҖ.
Авыл хуҗалыгы
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең төп максаты – агросәнәгать җитештерүенең нәтиҗәлелеген, аның конкурентлыкка сәләтен арттыру нигезендә халыкның ихтыяҗларын югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү һәм халыкның матди дәрәҗәсен күтәрүгә ирешү.
Районның тулы ихтыяҗын халык өчен кулай бәяләрдән үз җитештерүендәге кирәкле күләмдә азык-төлек белән тәэмин итү.
Балык Бистәсе муниципаль районының авыл хуҗалыгы җирләре мәйданы 112,4 мең. га тәшкил итә, шулардан сөрүлек җирләре – 84 мең.га. Районның агросәнәгать комплексын төрле милек рәвешендәге 10 эре һәм урта авыл хуҗалыгы оешмасы, 65 крестьян-фермер хуҗалыгы, 10011 шәхси ярдәмче хуҗалык тәшкил итә. Районда 6 эре инвестор уңышлы эшләп килә: «Красный Восток - Агро» ААҖ, «Кулон Агро» ҖЧҖ, «Арыш Агро» ҖЧҖ, «Логос» ҖЧҖ, алар авыл хуҗалыгы җирләренең 46% били.
Район хуҗалыкларында 11511 баш эре мөгезле терлек исәпләнә, шул исәптән 3800 баш сыер, 1001 баш сарык, 471 баш ат. Моннан тыш, гражданнарның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында 5578 баш эре мөгезле терлек бар, шулардан 1852 баш сыер, 29 дуңгыз, 3702 баш сарык һәм кәҗә бар.
Мәгариф
Районда Балык Бистәсе агротехника техникумы, 18 мәктәп, шул исәптән 12 урта, 6 төп мәктәп эшли, аларда 1862 укучы белем ала. 13 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә һәм 7 мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре каршындагы төркемдә 571 бала тәрбияләнә.
Районда "Балалар иҗаты үзәге" МБУ, "Балалар сәламәтләндерү-мәгариф (профильле) үзәге" өстәмә белем бирү МБУ кебек өстәмә белем бирү учреждениеләре эшли.
«Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге» МКУ каршында "Форпост" ООП яшьләр формированиеләре үзәге МБУ, «Дельфин "спорт савыктыру комплексы" МБУ, "Спорт мәктәбе" МБУ (Яшьлек стадионы), "Хоккей һәм фигуралы шуу буенча спорт мәктәбе" МБУ эшли.
Сәламәтлек саклау
Халыкка медицина ярдәмен 48 медицина учреждениесе: "Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсе" ДАССО, 2 табиб амбулаториясе, 45 ФАП күрсәтә.
Мәдәният
Районда мәдәни эшчәнлекне 45 мәдәният йорты һәм авыл клублары, 38 китапханә, 3 музей, 1 кино учреждениесе, 1 балалар сәнгать мәктәбе алып бара.
Муниципаль район составында муниципаль берәмлекләр
Соңгы яңарту: 2025 елның 15 апреле, 13:58