Язгы игелек атнасы " иреклеләр акциясе кысаларында Игелеклелек визиты"

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге хезмәткәрләре "Көзге игелек атнасы" акциясе кысаларында Котлы Бөкәш авылында яшәүче Гайбадуллина Нәкыя насип кызына Игелек визиты ясадылар. Нәкыя апа безнең белән очрашуга бик шат иде. Балык Бистәсе сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр аңа үз куллары белән ясалган истәлекле бүләк тапшырдылар. Әңгәмә барышында Нәкыя апа безнең белән үзенең тормыш тарихлары белән уртаклашты. Визит ахырында сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

Соңгы яңарту: 2020 елның 10 сентябре, 11:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International