Шумбут авылында универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2020 елның 12 августында Шумбут авылында Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы И.Р. Таҗетдинов һәм ТР Спорт министры урынбасары И. З. Садриев катнашында баскетбол/волейбол уеннары өчен универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.Бу универсаль спорт мәйданчыгы Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән ТР муниципаль берәмлекләренең шәһәр һәм торак пунктларында универсаль мәйданчыклар төзү программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән Балык Бистәсе муниципаль районында 19 нчы мәйданчык булды.

Соңгы яңарту: 2020 елның 17 августы, 08:43

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International