ЯҢАЛЫКЛАР



29
сентябрь, 2021 ел
чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Балык Бистәсе муниципаль районында 65 яшьтән өлкәнрәк булган авыл халкын диспансеризация һәм медицина тикшерүләрен узу өчен районның медицина оешмаларына китерү эше дәвам итә. Ел башыннан алып 28 сентябрьгә кадәр авыл торак пунктларыннан район медицина оешмаларына 1045 кеше китерелгән, бу 2021 елга гомуми планның 71% ын тәшкил итә (1472 кеше).

Билгеле булганча, сәламәтлек турында кайгырту озак яшәүнең нигезе булып тора. Монда даими профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансерлаштыру мөһим роль уйный. Диспансерлаштыру, медицина тикшерүләреннән тыш, тикшерүләрнең башка өстәмә алымнарын үз эченә ала һәм хроник йогышлы булмаган авыруларны иртә диагностикалау һәм аларның үсеше  факторларын билгеләү өчен бик мөһим.

Нәкъ менә шуңа күрә өлкән яшьтәге гражданнарны медицина учреждениеләренә китерү буенча эшчәнлек авыл җирлекләрендә яшәүчеләр өчен зур әһәмияткә ия.

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларында #деньпожилых2021 челленджы башланып китте.

Социаль акция өлкән буын вәкилләренә карата игътибарны арттыруга юнәлдерелгән. Анда теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк

1. Өлкән яшьтәге кеше белән фотога төшәргә;

2. #деньпожилых2021 хэштегы куеп, фотоны социаль челтәрләрдә эләргә;

3. @mtsz_rt аккаунтын һәм 3 дустыңны билгеләргә һәм эстафетаны дусларыңа тапшырырга.

Министрлык челленджда актив катнашырга чакыра.


28
сентябрь, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2021 елда Татарстан Республикасында өлкәннәр декадасын үткәрү турында» дигән темага брифинг узачак. Чараның спикерларының берсе – ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Брифингның видеотрансляциясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте сайтында түбәндәге сылтама буенча башкарылачак: https://prav.tatarstan.ru/pressa/broadcast.htm.





ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International