ЯҢАЛЫКЛАР



13
март, 2019 ел
чәршәмбе

Мәгариф өлкәсендә яшьләр автор проектлары һәм проектлары XVI Бөтенроссия конкурсы
 

Апрель аенда Казан  шәһәрендә үткәреләчәк “Ел сыйныф җитәкчесе-2019” республика конкурсының финал этабында безнең район данын , Балык - Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе укытучысы Татьяна  Власова яклаячак. Ә без исә, үз чиратыбызда, бәйгедә катнашкан  конкурсантларга тирән рәхмәтебезне җиткерәбез һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!

12 март көнне Алексеевский районында өстәмә белем бирү учреңдениеләре педагоглары конкурсының зона этабы үтте. Конкурсантлар: Вәлиева Голназ Фаляхутдиновна, Балык-Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе оештыручы –педагогы һәм Гыйлемҗанова Алина Мирҗаҗановна, Балык-Бистәсе 2 нче номерлы мәктәбе оештыручы-педагогы лаеклы чыгыш ясадылар.Бу конкурста Вәлиева Голназ Фәләхетдиновна 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз, уңышлар телибез!

12 мартта Алексеевск шәһәр тибындагы поселокта   белем биру оешмалары педагог-психологларының  “Педагог-психолог – 2019”  һөнәри осталык  бэйгесе булып узды.

   Үзләренең осталыкларын, талант  һәм  бәйгедә җиңү теләкләрен күрсәтеп  педагог-психолог Агзямова И.А. 3 нче урын яулады.  Афәрин! Алга таба да зур уңышлар,  Сезгә!



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International