ЯҢАЛЫКЛАР



20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Элек заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен  21 мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» бәйрәме дип атаганнар.Бу көнне бар кеше дә бәйрәмчә киенгән, бер-берсен котлаган. Олыларга,кечеләргә  бүләкләр биргәннәр. Менә безнең мәктәптә дә бүген «Нәүрүз» бәйрәме!

2019 елның 17-22 март көннәрендә Благовещенск шәһәрендә суднолар моделе спорты буенча «Яшьләр 2019 технопаркы " VI Бөтенроссия фәнни-техник иҗат фестивале узды. Сабитов И. (җит. Елисеев В. И.) су асты көймәләре классында 1 нче урынны, тиз йөрешле модельләр классында 3 нче урынны һәм радио идарә итә торган көймәләр классында 3 нче урынны алды. Шулай ук Татарстан Республикасының Балык Бистәсе һәм Әлмәт шәһәре балалардан төзелгән җыелма командасы составында беренче урынны алып, Россия чемпионнары булдылар.

20 март көнне Балалар иҗат үзәге территориясендә "Нәүрүз" бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә урта яшьтәге укучылар катнашты. Бәйрәмдә балалар уйнадылар, төрле конкурсларда катнаштылар

20 нче март көнне  Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясендэ  11 сыйныф укучылары өчен “БДИ “5” легэ” проекты кысаларында химиядән бердәм дәүләт имтиханнарына әзерлек дәресләре уткәрелде.

Бүген Зур Мәшләк урта мәктәбендә "физикадан БДИ "5-легэ" узды. Практиканы физикадан БДИ эшләрен тикшерү буенча эксперт Окрикова Винера Камильевна үткәрде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International