ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2019 ел
сишәмбе

    Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Балык Бистәсе  муниципаль районында “Доверие – Ышаныч” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм  күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре “Гаилә даирәсендә” дип аталган фотозона әзерләделәр, ромашка символы белән беләзекләр өләштеләр. Бәйрәмгә  социаль хезмәт алучы 35 гаилә балалары белән чакырылды.




4
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

   4 июльдә Балык Бистәсе муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вафина Айгөл Камил кызы, Балык Бистәсе шәһәр җирлеге Башкарма комитеты Башлыгы Магизов Марс Венер улы, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Шакирова Нүрия Габдулла кызы Балык Бистәсендә  яшәүче Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәне Хәкимҗанова Зәйтүнә Мөхәметдин кызын 90 яшьлек юбилее белән ихлас котладылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International