"Мәдәният" милли проекты кысаларында төзелгән Биектау авыл мәдәният йортында
"Нәуруз" бәйрәме үтте.
Бүген иртән Автоклуб артистлары Шиланка авыл халкына күтәренке кәеф бүләк иттеләр.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Балык Бистәсе районы мәдәният йортында Татарстан Республикасынын атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдертдинова җитәкчелегендә эшләп килүче "Өмет" халык фольклор ансамбле солисты, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина "lll- Яңа татар җыры" бәйгесендә "Балам-багалмам" җыры белән катнашты. Музыка һәм сүзләр авторы буларак" Иң яхшы татар җыры" номинациясендә махсус премия Лауреаты Дипломы һәм сертификат белән бүләкләнде.
Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды тарафыннан оештырылган бәйгенең Гала- концерты 18 мартта Казан шәһәрнең "Пирамида" мәдәни- күңел ачу комплексында узды.
Фотода (сулдан уңга): Шагыйрә Рәсимә Гарифуллина академик Тәлгат Галиуллин, якташ шагыйрә Фәүзия Солтан, Рәшит Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов белән тантана башланыр алдыннан.
"Дөнья буйлап" уен-сәяхәт
17 мартта, Югары Тегермәнлек авылы мәдәният йортында, район мәдәният йортында эшлэп килуче "Бистә йолдызлары" клубы тарафыннан оештырылган "Талантлы син, кеше туганым!", дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Зал тулы халык һәрбер чыгышны көчле алкышлар белән бәяләде.
Катмыш авылында эшлэп килуче халык театры коллективы Хэбир Ибраhимовнын "Кызыма килер 100 кеше" дип аталган комедиясен куйдылар.
Балык Бистәсе муниципаль районы
Балык Бистәсе муниципаль районы
Укучыларны Татарстанның милли проектлары белән таныштырдылар. Шетнево-Тулуш авыл мәдәният йорты