ЯҢАЛЫКЛАР



30
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Иванай авылы клубы җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең гаиләләре белән очрашты. Хәлләрен сорашты, нинди сораулар борчуы турында белеште. Аралашу барышында барлыкка килгән сораулар Казаклар-Чаллысы авылы җирлеге башлыгына җиткерелде. Тиз арада, тынгысызлыклар туктап, егетләребез туган йортларына якыннары янына исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде.


29
март, 2023 ел
чәршәмбе

Бөтендөнья су көне уңаеннан Күгәрчен авылы мәдәният йортында югары сыйныф укучылары белән "Су - яшәү чыганагы" дип исемләнгән сөйләшү, әңгәмә алып барылды. Суның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирелде, үзара фикерләр алышынды. Әңгәмә ахырында су белән укучылар өчен кызыклы ысулларның берсе ярдәмендә эксперимент ясалды.

2023 елның 24 мартында Татарстан Республикасы Балык Бистәсе районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре арасында халык мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендә күренекле сәләтләрен күрсәтүче балаларны ачыклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, балаларның шәхси уңышларын тәрбияләү һәм үстерү, аларны республиканың этномәдәни мирасы кыйммәтләренә җәлеп итү максатларында район этномәдәни фестивале узды.

2023 елның 27 мартында Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга «Умырзая» балалар бакчасы МБДОУ базасында Балык Бистәсе муниципаль районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен «мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын арттыру шарты буларак ФГОСны гамәлгә ашыру»темасына семинар узды.

"Игелек атналыгы" акциясе кысаларында мәгариф оешмаларында өмәләр узды. Шулай ук укучылар ветераннарга һәм йорт яны территорияләрен җыештыруда мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм иттеләр.

"Язгы игелек атнасы" кысаларында без Котлы Бөкәш гомум белем бирү мәктәбе педагог- организаторы Гатауллина Рузидә һәм балалар белән бергә Туган җирәреннән аерылып, еракларда – Көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, Туган илнең иминлеген саклаучы Солдат егетләребез Айрат Гайнуллин һәм Толстов Николайның гаиләсендә булдык.

2023 елның 28 мартында агротехник техникум  базасында Балык Бистәсе муниципаль районы «Мәрхәмәт- Милосердие» хатын-кыз-депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Ф.Г. Әхмәтҗанова катнашында укучыларны тәрбияләү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта  профориентация эше, хокук бозуларны профилактикалау һәм җәйге ял мәсьәләләре каралды.


28
март, 2023 ел
сишәмбе

Кызыл Йолдыз лесхозы клубы «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, Ямаш авылы мәдәният йорты «Чишмә» үрнәк балалар фольклор коллективы, Олы Елга авылы мәдәният йортыннан Галиуллина Мәүлия Корбангали кызы «ЭТНОМИРИАДА» Халыкара Традицион мәдәният һәм халык иҗаты конкурс-фестивалендә катнашып дәрәҗәле дипломнарга лаек булдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International