21 февральдә бөтен дөнья Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Татарстанда 2023 ел, «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр»- елы кысаларында, Балык Бистәсе районы Үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Туган тел, син ничек матур!» дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. “Туган телем –иркә голем” дип аталган китап күргәзмәсе оештырдылар.