Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Юлсуба авыл китапханәсе базасында китапханә хезмәткәрләренең «Мәдәни тарихи мирасны саклауда һәм популярлаштыруда китапханәләрнең роле: проектлар, программалар, эш юнәлешләре һәм формалары» темасына күчмә семинары үткәрелде. ЦБС МБУ директоры Рәшитова Р.Г. семинарда катнашучыларны сәламләде һәм семинар эшенә старт бирде. Семинарның нигезенә күрсәткеч чара, Татарстанның музыкаль-шигъри традицияләре турында "Җырлыйк эле" музыкаль уены, аны Юлсуба авыл китапханәсе мөдире Н.Ш. Миңнеханова үткәрде.Чара мавыктыргыч һәм кызыклы үтте. Катнашучылар И.М. Илалова Р. А. Сөнгатуллина,А.Ф. Шәрәфиева уеннары чараның чын бизәге булды. Семинарны тыңлаучылар күтәренкелек һәм яхшы кәеф алдылар. МБО мөдире Гнидина Г.В. ел кысаларында эшне оештыру векторын билгеләде. Методик бүлек хезмәткәрләре М.В. Зимнякова, Е. П. Пузырькова һәм балалар белән эшләү буенча директор урынбасары А.А.Шарафеева муниципаль биремне үтәүнең төп факторларына тукталдылар. Семинар ахырында Балык Бистәсе Үзәк китапханәсенең профкомы рәисе И.В. Зимнякова барлык хатын-кызларны яз бәйрәме белән котлады.