2019 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының МБГУ шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсе гимназиясе базасында " Ел укытучысы-2019” Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Конкурста районыбыз данын яклап " Ел укытучысы” номинациясендә – Кабирова Рима Әдип кызы, Кашапов Юныс Әбделхәмит улы , “Педагогик дебют” номинациясендә - Низамова Зиля Зөлфәт кызы, “Иң яхшы татар теле укытучысы” номинациясендә Сәләхова Рәмзия Гәптерәеф кызы чыгыш ясадылар. Уңышлы чыгышлары белэн котлыйбыз, республика этабында районыбыз данын яклауларын теләп калабыз!