23 февральдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Корноухово мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни – күңел ачу чарасына килгән һәркем анда хөкем сөргән бәйрәм мөхитен сизми калмаганнардыр. Корноухово китапханәсе белән берлектә оештырылган “Солдатта булган, диләр...” дип исемләнгән бәйгегә Ватан алдында үз бурычларын үтәп кайткан егетләребез белән бергә ир уртасы булган авылдышларыбыз да чакырылган иде. Чараны алып барган Татьяна Угарова егетләрнең хәрби хезмәттә булу – булмавын гына тикшереп калмыйча, төрле музыкаль биремнәрдә дә сынады. Залда синең өчен ут йотып торган гаиләң, туганнарың, дусларың, сөйгән ярың булганда ничек сынатасың ди! Бәйгеләр әллә ни җиңелләрдән булмаса да, сынатмады егетләр.