“Балык Бистәсе 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә хәрби-патриотик тәрбиягә даими әһәмият бирелә. Бу юнәлештәге эш 23 гыйнвардан 23февральгә кадәрге чорда ел саен уздырыла торган гражданлык-патриотик тәрбия айлыгында аеруча активлаша. Бәйрәм кысаларында шигырь уку, автоматны җыеп сүтү, рәсем ясау бәйгеләре узды. Һәр елдагыча айлыкка “ Строй һәм җыр ” смотр- бәйгесе белән йомгак ясалды. Укучыларыбыз “Строй һәм җыр ” смотр- бәйгесендә стройда йөрү осталыкларын, патриотик җыр башкару, рапорт тапшыру кебек талантларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән кунаклар укучыларыбыз чыгышын зур кызыксыну белән күзәттеләр, югары бәя бирделәр. Бәйгене компетентлы жюри бәяләде һәм җиңүчеләрне билгеләде.
“Балык Бистәсе 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” форсаттан файдаланып барлык ир-егетләрне бәйрәм белән котлый. Ир-егетләребезгә киләчәктә уңышлар, сәламәтлек, бәхетле тормыш һәм барлык теләкләренең чынга ашуын тели.