Халыкара Әтиләр көнен Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре китап укучылары белән «Аталар сүзе җан күзе »дип аталган аралашу сәгате үткәрделәр.Китапханәче Фәүзия Хөсәенова Әтиләр көнен бәйрәм итү традициясе кайчан һәм кайдан килеп чыкканлыгын, аны бүген нинди илләрдә билгеләп үтүләрен сөйләде. Кунаклар әтиләре, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләделәр, кызыклы мизгелләрне искә төшерделәр. Әтиләрнең төрле һөнәрләре һәм аларның яраткан шөгыльләре турында табышмаклар чиштеләр. Шулай ук «Урын алу», «Кем беренче булып машинага утырачак» конкурсларында катнаштылар.