«Малыш» балалар бакчасында тематик «кошлар» атналыгы узды. Без балалар белән кошлар турында танып-белү әңгәмәләре үткәрдек, рәсемнәр, иллюстрацияләр карадык, «Кошлар - безнең дуслар» альбомы булдырдык, кошлар тавышлары белән аудиоязма тыңладылар, мультфильмнар карадылар, хикәяләр кордык, табышмаклар әйтештеләр, шигырьләр сөйләделәр, хәрәкәтле һәм өстәл уеннары уйнадылар.Без балалар белән безнең участокка килгән кунакларны күзәттек. Балалар бик күп яңа һәм кызыклы кошлар турында белделәр! Һәм әлбәттә, тематик атна ахырында балалар бу искиткеч кошларны ясадылар. Ата-аналар өчен балалар эшләре күргәзмәсе оештырылды.