ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

7 фото
Балык Бистәсе районы үзәк китапханәсенең халыкка хезмәт күрсәтү бүлегендә музыка инструментлары белән "танышу көне" булып узды. Кичәбезгә җыйналган аксакалларыбыз игътибарына унике музыка уен коралы тәкъдим ителде. Коллегабыз Рафаэль Миргазизов үзенең шәхси музееннан бузуки(Ирландия), мандолина(Италия), казах, татар думбралары, башкорт, татар курайлары, кубыз алып килгән иде. Ә районыбызның танылган композиторы, берничә дистәләгән җырлар авторы Халидин Әхәтов исә әрмән дудукы, окарина, курай, саксофон белән таныштырып кына калмады, аларның һәркайсында берничәшәр татар көе уйнап күрсәтте. Һәрбер уен коралын үз кулларыбызга алып хушландык.Кызыксынуларның зур булуы сәбәпле сорау- җаваплар аяк өсте дә озак дәвам итте әле. Шушы көннәрдә үзенең түгәрәк гомер бәйрәмен билгеләп үткән кунагыбызга истәлек бүләге тапшырылды.
2023 елның 6 ноябре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International