ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

13 фото
2022 елның 1 сентябреннән «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» дип исемләнгән төбәк проекты старт алды. Әлеге проектны Татарстан Республикасының Дәүләт Советындагы хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт» берләшмәсе оештыра. 11 декабрь көнне Күгәрчен авылы мәдәният йортында үзләренең намуслы хезмәтләре белән халкыбыз алдында, районыбыз, республикабыз югарылыгында абруй казанган һәм мактаулы исемнәргә тәкъдим ителгән, төрле дәрәҗәдәге дәүләт бүләкләре алган олуг ихтирамга лаеклы мөхтәрәм хатын кызларыбыз белән танышу-очрашу узды. Менә алар: Нәбиуллина Нурзидә Габбас кызы, Сираҗиева Рәхилә Гомәр кызы, Нотфуллина Нурия Нурулла кызы, Закирова Тәнзилә Әсәтулла кызы, Толстова Евдокия Григорьевна, Шакирова Зөлфия Наил кызы. Аларга чакырылган кунакларыбыз, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды башкарма директоры Хашимова Н.М, Балык Бистәсе муниципаль район Башлыгы урынбасары Әхмәтҗанова Ф.Г. матур теләкләрен һәм рәхмәтләрен җиткерделәр.
2023 елның 15 декабре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International