Казан шәһәре Халыклар дуслыгы бинасында 31 гыйнвар көнне "lV нче Яңа татар җыры" Республикакүләм бәйгесенең сайлап алу туры узды. Анда безнең якташларыбыз шагыйрьләр Фәүзия Солтан, Рәсимә Гарифуллина, Вәзыйх Фатыйхов та катнаштылар. Җырчылар Азат Тимершәех, Рәкыя Җамалетдинова, Лилия Ризаева алар иҗат иткән әсәрләрне башкардылар. Җырларны әтрафлы жюри бәяләде. Жюриның рәисе дә безнең якташыбыз Резидә Әхиярова иде.