ФОТОРЕПОРТАЖЛАР

13 фото
“Ныклы гаилә” партия проекты һәм ТАССР ның 100 еллыгы кысаларында 2019 елның 25 сентябрендә Алан авылы клубында Балык-Бистәсе район мәдәният йортында яңа гына оешкан “Бистә йолдызлары” әдәби – музыкаль клубы (җитәкчесе Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова) әзерләгән “Талантлы син, кеше туганым!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булып узды. Кичәдә районыбыз талантлары Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрә Рәсимә Гарифуллина, Сергей Фалин, Семён Кузнецов, Ирина Плотникова, “Алан” фольклор ансамбленең солистлары Нина Филиппова, Татьяна Муллина чыгышларын тамашачы бик яратып кабул итте. Яков Емельяновның “Күрәзәчене хөрмәтләү” шигыренә сәхнәләштерелгән һәм Лариса Кибякова җитәкчелегендәге «Чулпы» халык һәм “Алан” фольклор коллективлары катнашындагы “Бәби ашы” күренешләре кичәне тагын да тулыландырды.
2019 елның 25 сентябре
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International