Шомбыт балалар бакчасында «Халыкара өлкәннәр көне»дип аталган бәйрәм аеруча күңелле чараларның берсе булды. Бу көнне әби-бабайларыбызга багышладык. Бүген бәйрәмнең нәрсә икәнен белеп алгач, балалар үзләренең яраткан әби-бабайлары турында бик теләп сөйләделәр: алар ничек бергә уйныйлар, йөриләр, шөгыльләнәләр. Әлбәттә инде без барыбыз бергә туганнарыбыз өчен бүләкләр әзерләдек.