Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә күренекле татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Төркиянең халыкара премиясе, "Лотос" Азия һәм Африка илләре премиясе, А.Платонов исемендәге халыкара премияләр, М.Шолохов исемендәге халыкара премияләр, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Сафи улы Мөхәммәдиев белән очрашу кичәсе булды. Кичәдә китапханәчеләр, Аксакаллар шурасы вәкилләре, китап укучылар катнашты.