Корноухово “Теремок” балалар бакчасында юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларны искә алу көне уңаеннан төрле чаралар үткәрелде. Балалар ,кызыксынып, тәрбиячеләрне тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр, юл хәрәкәтендә катнашучыларны рәсемгә төшерделәр. Барысы да юлда йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен , аларны дөрес үтәүләрен күрсәтте.