Бәтке мәдәният йорты. Инвалидлар декадасы кысаларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр янына бардылар, «безнең игелек күңелләрегезне җылытсын»дип исемләнгән акция узды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр: Гөлсинә һәм Камилә Милизановлар, Әхмәрова Диләрә белән очраштылар. Камил абый белән Гөлсинә апа бик күңелле, позитив кешеләр, беркайчан да төшенкелеккә бирелмиләр, китаплар укырга, хуҗалык белән шөгыльләнергә яраталар, балаларга булышалар, һәр көнгә сөенеп яшиләр. Барлык клуб чараларында катнашалар. Диләрә әнисе белән авыруга да карамастан яши, ул бик әйбәт, аралашучан, белемле кеше. Ул барлык вакыйгалардан хәбәрдар, бик актив, мөмкин булган кадәр барлык чараларда да катнашырга тырыша. Аларга сәламәтлек һәм иминлек телибез.